Татарстан эчке һава транспорты базарында позицияләрне ныгытуны дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган министрлык коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышында әйтте.
Бүген Чаллының IT-паркында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара Чаллы шәһәрендә узды, аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты.
“Федераль пассажир компаниясе” АҖнең ерак араларга хәрәкәт итүче поездлары пассажирларының 2018 елның 24-28 гыйнварында билетларны плацкарт вагоннарга 30% ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар.
Утырышта «СК «Татфлот» АҖ, «Аэропорт «Бугульма» ҖЧҖ һәм Балтачның «МДСУ-1» ҖЧҖнең 2017 елга башлангыч финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясалды.
Республика юлларында 416 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 245.
Казанда гомуми озынлыгы 46,8 км тәшкил иткән 36 урамда ремонт ясалачак, шул исәптән Дементьев, Нигъмәтуллин, Дубравная, Даурия, Академик Глушко, Фучик (Җиңү проспектыннан Зоргега кадәр), Восстание (Декабристлар урамыннан Горький шоссесына кадәр) һәм башка урамнарда.
25 гыйнвар - Студентлар көнендә «РТЮ Бонус» лояльлек программасында катнашучы барлык югары уку йортлары укучыларына 500 премиаль баллар бүләк ителә.
Республика юлларында 684 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 485.
2017 елда пассажирлар ерак араларга йөрүче поездларга 52,7 млн электрон билетлар рәсмиләштергәннәр. Бу күрсәткеч 2016 елдагыңа караганда 6% ка күбрәк.