Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 елда 113,7 км юл ремонтлау планлаштырылган. Шуларның 18,8 км федераль юллар, 48,1 км төбәк юллары. Казанда гомуми озынлыгы 46,8 км тәшкил иткән 36 урамда ремонт ясалачак, шул исәптән Дементьев, Нигъмәтуллин, Дубравная, Даурия, Академик Глушко, Фучик (Җиңү проспектыннан Зоргега кадәр), Восстание (Декабристлар урамыннан Горький шоссесына кадәр) һәм башка урамнарда.
Моннан тыш, юл һәлакәтләре еш була торган урыннарда 17 урам чатында транспорт светофорлары, 688 юл билгеләре һәм 10239 метр озынлыкта коймалар куелачак.
Федераль һәм республика бюджеты акчалары белән файдаланып финанслау күләме 1,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Казан агломерациясендә 123 урамда 119,9 км юл ремонтланган һәм 52 юл һәлакәтләре еш була торган участок юкка чыгарылган.