Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 416 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 245.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3166 кеше килгән, 3297 пассажир киткән.

26 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -10 - -16 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International