2017 елда ерак араларга йөрүче поездларга билетларның яртысын диярлек пассажирлар Интернет аша рәсмиләштергәннәр

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елда пассажирлар ерак араларга йөрүче поездларга 52,7 млн электрон билетлар рәсмиләштергәннәр. Бу күрсәткеч 2016 елдагыңа караганда 6% ка күбрәк. Электрон билетларны сату өлеше тимер юл челтәре буенча гомумән алганда урыннар санының 46% тәшкил иткән. 2017 елның декабрендә сатылган билетларның гомуми саныннан 50% электрон сату тәшкил иткән. Ерак араларга йөрүче поездларга электрон билетны комиссиясез “РТЮ” ААҖ сайтында һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә  рәсмиләштерергә мөмкин. Мәсәлән, 2017 елда РТЮ сайтында 39,7 миллион билет сатып алынган, шуларның 2,9 млн. мобиль кушымта ярдәмендә.

Электрон билетны рәсмиләштерү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат белән пассажирлар РТЮ рәсми сайтында таныша алалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International