“Федераль пассажир компаниясе” АҖнең ерак араларга хәрәкәт итүче поездлары пассажирларының 2018 елның 24-28 гыйнварында билетларны плацкарт вагоннарга 30% ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар. Акция 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә туры китерелгән. Билетларны плацкарт вагоннарның югары полкаларына, шулай ук плацкарт вагоннар ахырында урнашкан түбән һәм югары урыннарга (33 алып 37 кадәр) 30% ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин.
Әйтергә кирәк, бәйрәм акциясендә 22-25 февральдә дәүләт эчендә еракка йөрүче барлык поездлар, 145/146 нче номерлы Мәскәү-Назрань маршрутыннан тыш, катнашалар.
Ташлама белән билетлар сату башланды. Акция шартлары күпләп пассажирлардан торган төркемнәргә һәм балалар тарифы буенча билет алучыларга каралмаган.
Барлык гамәлдәге махсус тарифлар турындагы тулы мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖнең рәсми сайтындагы “Пассажирларга” - “Акцияләр (махсус тарифлар)” бүлегендә табарга була.