Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 95 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 684 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 485.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2613 кеше килгән, 3001 пассажир киткән.

25 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -9 - -14 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International