Татарстан эчке һава транспорты базарында позицияләрне ныгытуны дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган министрлык коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышында әйтте.
2017 елда республика авиаташуларны субсидияләү программасы буенча 13 маршрутны финанслауда катнашты. Хәзерге вакытта Росавиация субсидияләнүче маршрутлар исемлегенә, Татарстан финанслауга өлеш керткән, 12 юнәлешне кертте инде. Татарстан 2018 елга барлыгы 24 маршрут буенча финанслауда катнашуын белдерә, шул исәптән Ярославль, Төмән, Әстерхан һәм Барнаул шәһәрләренә рейсларны да.
Министр ассызыклап үткәнчә, республика аэропортларыннан төбәк авиаташулары үсешенә үз өлешен «ЮВТ АЭРО» Татарстан компаниясе дә кертә.