Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,71 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,36 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2459 кеше килгән, 2717 пассажир киткән.
9 нчы апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура көндез: +6 - +11 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.