Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Курчатов урамы ремонтланачак

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 елда Курчатов урамы тулысынча ремонтланачак. Аның озынлыгы 600 м тәшкил итә, транспорт йөри торган өлешенең киңлеге - 7 м. Ремонт барышында 4800 кв.м мәйданда асфальт-бетононның өске катламын тигезләү планлаштырылган. Шулай ук борт ташлары куелачак һәм горизонталь юл тамгасы төшереләчәк.

Урамда мәдрәсә белән Мәдинә мәчете, 2 балалар бакчасы, олимпия резервының футбол буенча махсуслаштырылган 14 нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 15 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе урнашкан. Якындагы җәмәгать транспорты тукталышлары – «Латыш укчылары», «Комаров», «Карбышев», «Танковая».

Курчатов урамы ремонт планына юлларның техник торышы һәм «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына агломерация халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Фотода Курчатов урамының бугенге торышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International