1 майда 10.00-12.30 сәгатьтә Әлмәттә Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көненә багышланган традицион 59 нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Узыш Ленин урамы буенча үтәчәк.
Түбәндәге транспорт йөрү участокларын өлешчә ябу планлаштырыла:
- Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Ленин урамына кадәр;
- "Нефтьче" мәдәният сарае ягыннан Ленин урамына таба чыга торган юл;
- Саклык банкы ягыннан Ленин урамына таба чыга торган юл;
- Ленин урамы киселешеннән Мәрҗани урамына кадәр;
- "Татнефть" берләшмәсеннән Ленин урамына таба чыга торган юл;
- "Пятерочка" мини-маркеты ишегалдыннан Ленин урамына таба чыга торган юл;
- Ленин урамы киселешеннән Заслонов урамына кадәр;
- "Дом Света" кибете ишегалдыннан Ленин урамына таба чыга торган юл;
- Главпочтамт бинасы ишегалдыннан Ленин урамына таба чыга торган юл;
- Ленин урамы киселешеннән Җәлил урамына кадәр.