Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 93 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,26 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,54 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3230 кеше килгән, 3677 пассажир киткән.

10 нчы апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: +10 - +15 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International