Албаба станциясендә барлык төр транспортка билетлар сату ачылган

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Албаба станциясендә авиабилетлар, ерак араларга йөрүче поездларга билетлар һәм шәһәрара автобусларга билетлар сата башлаган.

Билетларны шәһәр яны кассаларында көн саен 05.30-09.00, 15.00-17.00, 19.30-21.00 сәгатьләрдә сатып алырга була. Әлеге хезмәт шулай ук Казан-1, Восстание-Пассажирская, Компрессор, Васильево, Свияжск, Ижевск, Пычас, Канаш, Канаш-12 һәм Янаул станцияләрендә тәкъдим ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International