Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы транспорт, автомобиль юллары һәм шәһәр үсеше министры Бимал Нирошан Ратнаяке Виракун белән очрашты. Очрашу «КазанФорум» кырларында «Казан Экспо» үзәгендә узды.
Яклар автомобиль юллары төзелеше һәм тимер юл транспортын электрлаштыру буенча Шри-Ланка белгечләренең квалификациясен күтәрү өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.