«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Азнакай – Ютазы - М-5 автомобиль юлын ремонтлау эшләре башланды.
Объектта 6 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-11 вак таш-мастикалы асфальт-бетон җәеләчәк, юл кырыйларын 450 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-гранулятор һәм 2100 кв. метрдан артык мәйданда М-800, М-400, С-4 маркалы вак таш-ком катнашмасы белән ныгытачаклар.
Подряд оешмасы - "Татнефтедор" ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында гомуми озынлыгы 52 км дан артык булган 43 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.