Горький тимер юлы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт программалары сериясен башлап җибәрә. Концертлар 9 майда магистральнең эре вокзалларында узачак.
Бәйрәм программасы кысаларында Казан кунаклары һәм халкы өчен иҗат коллективлары катнашында сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
Татарстан башкаласында концерт программасы 14:00 сәгатьтә башлана. Чарага керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.