Бүген Казан белән Ижауны яңа электричкалар тоташтырды

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан һәм Удмуртиянең төп тимер юл вокзалларында Казан - Ижевск - Казан маршруты буенча ике яңа буын ЭП3Д электропоездын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Составлар очрашуга Мәскәү вакыты белән 16:54 сәгатьтә киттеләр. Чараны трансляцияләү Казан белән Ижау арасында телекүпер режимында алып барылды.

Чарада Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Содружество» ППК АҖ генераль директоры Азат Әхмәтшин, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Роман Еимов, Удмуртия Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Таранов, Казан һәм Ижевск халкы катнашты.

"Бүген без Идел буе транспорт инфраструктурасы өчен мөһим вакыйга – Татарстан Республикасы белән Удмуртия Республикасы арасындагы маршрутта заманча электропоездлар җибәрелүен билгеләп үтәбез. Бу хәрәкәт составын яңарту гына түгел, ә регионара элемтәләрне үстерүдә яңа этап, ул безнең регионнар арасында сәфәрләрне уңайлырак, тизрәк һәм куркынычсызрак итәчәк. Яңа электропоездларны әлеге маршрутта җибәрү гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуда, республикалар арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуда сизелерлек алга адым булып тора. Без бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтле: «Россия тимер юллары» ААҖ, «Трансмашхолдинг» АҖ, «Содружество» АҖ җитәкчелегенә, шулай ук күрше төбәктәге партнерларыбызга», – дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов.

Казан – Ижевск төбәкара электропоездлары көн саен йөри, ә юлда вакыт якынча 5,5 сәгать тәшкил итә. Татарстан башкаласыннан алар 05:19 һәм 16:54 сәгатьтә китәләр, Ижауга 11:56 һәм 23:34 сәгатьтә киләләр. Удмуртия башкаласыннан составлар 07:14 һәм 17:54 сәгатьтә китә, Казанга 11:52 һәм 22:20 сәгатьтә килә. Юлда Арча, Шәмәрдән, Кукмара, Нократ Аланы, Кизнер, Можга, Әгерҗе-1 станцияләрендә тукталышлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International