2026 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 5,5 млн тоннадан артык йөк төялгән. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,5% ка күбрәк.
Дүрт ай эчендә төбәкнең тимер юл станцияләрендә шул исәптән:
- нефть һәм нефть продуктлары - 4 млн тонна (2025 елның гыйнвар-апреленә карата +12,4%);
- химикатлар һәм содалар – 540,8 мең тонна (+6%);
- химик һәм минераль ашламалар - 312,4 мең тонна (-1,7%);
- ашлык – 235 мең тонна (+71,6%).