Казанда горизонталь юл тамгалары төшерүгә керешетеләр. Шулай итеп, Ирек Мәйданында «җәяүле кичүе» юл тамгасын төшерә башладылар. Җиңү проспектында тамганы төшерү буенча башлангыч эшләр башкарылды.
2018 елның “Казанның юл-урам челтәрен ремонтлау” программасына юл тамгалары төшерүгә 229 миллион сумнан артык бүлеп бирелгән. Юл тамгалары төшерүнең гомуми мәйданы 305 700 кв. м тәшкил итәчәк, шуларның 241 000 кв. м – термопластик һәм 64 744 кв. м - буяу белән.
Искәртеп узабыз, юл тамгаларын төшерүне термопластик материаллардан башкару «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында үтәлә.