Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 13 апреле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,35 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,38 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3833 кеше килгән, 3428 пассажир киткән.

13 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән юеш кар, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +3 - +8 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International