Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 136 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,39 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,20 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4080 кеше килгән, 3615 пассажир киткән.
17 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура: +10 - +15 градус.