2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Воровский урамының Короленко урамыннан Ибраһимов проспектына кадәр 793 м озынлыктагы өлеше ремонтланачак. Ремонт барышында 10500 кв.м мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасы ЩМА-20 җәеләчәк, юл билгеләре куелачак һәм юл тамгалары төшереләчәк. Шулай ук кое капкачлары алмаштырылачак һәм борт ташлары тәртипкә китереләчәк.
Воровский урамы Россия революционеры, публицисты һәм дипломаты Вацлав Воровский истәлегенә аталган. Ул көнбатыштан көнчыгышка таба берничә километрга Профессор Мөхәмәдияров урамыннан Адоратский урамына кадәр сузыла. Урамның көнбатыш өлешеннән Казан-2 транспорт-күчеп утыру төененә (ул үз эченә тимер юл вокзалын һәм автостанцияне ала, аннан Васильево, Яшел Үзән, Санкт-Петербург һ. б. юнәлешләрдә шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар кузгалып китә) чыгарга була. Урам аша шәһәр транспорты йөрми. Әмма монда перпендикуляр урнашкан Декабристлар, Короленко, Адоратский, Ибраһимов проспекты һәм Әмирхан урамнарыннан барып җитәргә мөмкин. Янәшәдә «Төньяк вокзал» метросы урнашкан.