Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы алдыннан «ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе «Спасибо за Мир» дип аталган ел саен уздырыла торган акция турында игълан итә.
Май дәвамында авиакомпания барлык ветераннарга, сугышта катнашучыларга, инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шулай ук озата баручыларга авиакомпаниянең даими рейсларының теләсә нинди маршруты буенча бушлай очу мөмкинлеге бирә.
Билетлар алу буенча тулырак мәгълүмат 8 (843) 260-15-00 телефоны аша.