Россия Баш дәүләт экспертизасы «Бигеш» аэропортына халыкара һава линияләренең (МВЛ) аэровокзал комплексы төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә биргән.
Узган шимбәдә «БИЕКТАУ» спорт комплексында (Биектау) «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы зачетына транспорт һәм юл хуҗалыгының физик культура командалары арасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кубогына мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган республика турнир узды.
“Тукта ВИЧ/СПИД” бөтенроссия акциясе кысаларында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге белән берлектә ВИЧка аноним экспресс-тест оештыра.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 нче елда Тимирязев урамының Челюскин урамыннан алып Копылов урамына кадәрге, гомуми мәйданы 6850 кв.м тәшкил иткән, өлешендә ремонт башланган.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Ленин дамбасында һәм Меңьеллык Мәйданында ремонт эшләре дәвам итә. 12 майның 04.00 сәгатеннән алып 14 майның 05.00 сәгатенә кадәр Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәр юлның өске катламына алыштыру планлаштырылган.
Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар» акциясе кысаларында 1 майдан 1 июньгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр белән транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар узачак.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлы буенча хәрәкәт ачылган.
Әлмәттә 10 июньдә «TimermantriathlonAlmet-2018» узачак. Ярышлар триатлонны популярлаштыру һәм халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү кысаларында оештырылган.