Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар» акциясе кысаларында 1 майдан 1 июньгә кадәр балалар һәм яшүсмерләр белән транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар узачак.
Җәйге каникуллар алдыннан вокзалларында, шәһәр яны поездларында, шулай ук төбәкнең тимер юл предприятиеләрендә профилактик чаралар оештырылачак.
Тимерьюлчылар белем бирү учреждениеләрендә балаларга, аларның ата-аналарына һәм педагогларга мавыктыргыч уен формасында тимер юл инфраструктурасы объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында искә төшерәчәкләр. Транспорт полициясе вәкилләре белән берлектә тимер юллар аркылы санкцияләнмәгән чыгу урыннарында рейдлар үткәрү планлаштырыла.
Белешмә өчен. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында поездлар хәрәкәте зонасында транспорт һәлакәтләрендә 34 кеше һәлак булган, шуларның 3 – балалар. Ел башыннан Казан төбәге буенча 10 кеше һәлак булган, шул исәптән 1 бала.