Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узачак

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәттә 10 июньдә «TimermantriathlonAlmet-2018» узачак. Ярышлар триатлонны популярлаштыру һәм халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү кысаларында оештырылган.

 

Ярышлар вакытында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Шевченко урамын (Төзүчеләр проспектыннан Г.Тукай проспектына кадәр) ябу планлаштырыла. Шулай ук хәрәкәт өчен Грибоедов, Радищев, М. Җәлил, Заслонов, Мәрҗани, База, Монтажная, Болгар һәм Маяковский урамнарыннан Шевченко урамына ике яктан чыгу юллары ябылачак.

 

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International