Казан-1 станциясенең шәһәр яны тимер юл вокзалында теләгән һәркем ВИЧка экспресс-тест уза алачак

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

“Тукта ВИЧ/СПИД” бөтенроссия акциясе кысаларында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге белән берлектә ВИЧка аноним экспресс-тест оештыра.

16 май көнне 9.00-16.00 сәгатьтә Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында икенче катта бушлай тест узарга һәм белгечтән консультация алырга мөмкин.

Шулай ук «Содружество» АҖ 14 майдан 20 майга кадәр бөтен хезмәт күрсәтү полигонында ВИЧны профилактикалау буенча мәгълүмати листовкалар таратуны һәм экраннарда әлеге тематикага видеороликлар трансляцияләүне оештырачак.

Тулырак мәгълүматны www.infospid.ru сайтында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International