«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Ленин дамбасында һәм Меңьеллык Мәйданында ремонт эшләре дәвам итә. 12 майның 04.00 сәгатеннән алып 14 майның 05.00 сәгатенә кадәр Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәр юлның өске катламына алыштыру планлаштырылган. Юл эшләре башкару сәбәпле бу чорда транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
Машиналар йөрү өлешен тулысынча ябу бер юнәлештә генә булачак –Кремль ягына. Кире юнәлештә - Мәскәү районы ягына таба Ташаяк урамыннан Чистай урамына кадәр хәрәкәт гадәти режимда саклана.
Казан автомобильчеләренә урап узу маршрутын алдан ук сайларга киңәш итәбез.