Россия Баш дәүләт экспертизасы «Бигеш» аэропортына халыкара һава линияләренең (МВЛ) аэровокзал комплексы төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә биргән.
2018 елның 3 маенда Россия Баш дәүләт экспертизасы Бигештә халыкара һава линияләренең аэровокзал комплексы төзелеше проекты буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләрен тикшерүне тәмамлаган һәм уңай бәяләмә биргән.
Исегезгә төшерәбез, «Бигеш» халыкара аэропорты 1 млн. нан артык халкы булган территориядә хезмәт күрсәтә.