Узган шимбәдә «БИЕКТАУ» спорт комплексында (Биектау) «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы зачетына транспорт һәм юл хуҗалыгының физик культура командалары арасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кубогына мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган республика турнир узды.
Ярышларда 9 команда катнашты. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кубогына ия булып ТР беренчелегендә җиңүне дүртенче тапкыр рәттән Казанның «ПАТП № 2» МУП командасы яулады. Икенче урын Әлмәт шәһәреннән «СМП «Нефтегаз» командасына бирелде, «Татазронавигация» филиалы футболчылары өченче булдылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче команда күчмә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кубогы һәм «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы кысаларында ТР беренчелегендә беренче урын кубогы, I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез.