Азнакай районында 20 июльдән 15 сентябрьгә кадәр Югары Стәрле - Каразирек – Урыссу автомобиль юлының 1,9 км алып 5,2 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Азнакай - Югары Стәрле - Кук - Тяка, Туйкә - Митрофановка һәм Азнакай - Ютазы - М-5 автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.