2017 елда Татарстан Республикасы Президенты булышлыгы белән ике тиз йөрешле «Метеор-240», «Геннадий Куклев» һәм «Восход-51» теплоходларын модернизацияләүгә акча бүлеп бирелгән иде.
Теплоходларда төп двигатель заманчага һәм экономиялегә алыштырылды, шулай ук судно системаларының частьләре. Җиһазлар белән тәэмин итүче һәм эшләрнең подрядчысы Санкт-Петербургтан «Морская техника» компаниясе булды. Моннан тыш, «Татфлот» компаниясе корпусның кайбер өлешләрен алыштырды һәм пассажирлар салонын төзекләндерде.
Модернизацияләнгән тиз йөрешле теплоходлар Болгар һәм Свияжскига даими һәм экскурсия рейсларында хезмәт күрсәтүдә җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчелеге ярдәме белән 2015-2016 елларда шулай ук тиз йөрешле «Метеор-249», «Вячеслав Каргин» һәм «Метеор-212», «Владимир Нефедов» теплоходлары модернизацияләнгән иде. Хәзер алар Казаннан Болгарга даими рейсларда хезмәт күрсәтүгә җәлеп ителгән.