Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты тәмамланды. Йомгак ясалды. Спортчылар һәм клиент төркемнәре вәкилләре уеннарны үткәрү, көнкүрешне оештыру турында уңай тойгылары белән уртаклашалар. Бу күңелле күренеш. Тик, мөгаен, иң кадерлесе булып безнең җанатарларыбызның ихлас фикерләре тора. Аларның кайберләре белән уртаклашасы килә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы интернет кабул итү бүлмәсенә Исаев Артем Владимирович мөрәҗәгать итте. Ул менә ниләр язган: “Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларыннан соң автобуслар оештырган өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бигрәк тә 6 июльдәге матчтан соң. Безгә, инвалид коляскасында утыручыларга, зур игътибар бирелде, һәм без тиз һәм уңайлы өйләребезгә кайтып җиттек!”
Җылы сүзләр өчен рәхмәт, Артем Владимирович! Без тырыштык.