26 июльдә Восстание-Пассажирская, Канаш һәм Ижевск вокзалларында теләгән һәркем бушлай медицина тикшерүен уза алачак

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

«Содружество» АҖ пассажир компаниясе 26 июльдә 09.00-15.00 сәгатьтә «Пассажир көне» акциясе кысаларында Восстание-Пассажирская, Канаш һәм Ижевск вокзалларында түләүсез медицина тикшерүен оештыра.

Чара барышында барлык теләүчеләр кан басымын һәм организмдагы ис газы күләмен үлчәтергә, ЭКГ ясатырга, тән массасы индексын исәпләтергә һәм башка диагностик процедуралар үтәргә мөмкин. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча табиб-терапевт күрсәтмәләр бирәчәк. Тикшеренү үтү өчен паспорт һәм медицина полисы кирәк булачак.

Май аенда «Содружество» мондый акцияне “Казан 1” вокзалында үткәргән иде. Ул вакытта 100-гә якын кеше ВИЧ авыруына экспресс-тест үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International