Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 153 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5387 кеше килгән, 5496 пассажир киткән.

19 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле, боз явуы ихтимал, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International