Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә тормышка ашырыла.
Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5439 кеше килгән, 5469 пассажир киткән.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен «Содружество» компаниясе һәм «Саклык банкы» ГАҖ шәһәр яны поездларында йөрү өчен түләү системасын модернизацияли башлады.
2019 елда Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 81 объектны ремонтлау планлаштырыла.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6197 кеше килгән, 5871 пассажир киткән.
Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучылар, кунаклар һәм туристларга сәфәрнең төп маршрутларында автомобиль юлларын һәм белем бирү учреждениеләренең мәйданчык эчендәге йөрү юлларын ремонтлау программасы буенча эшләрнең үтәлешен тикшерде.
«Nordwind Airlines» авиакомпаниясе 1 июльдән Удмурт республикасыннан пассажирлар өчен бердәм «самолет+автобус» билеты белән Мәскәү-Бигеш-Ижевск интермодаль рейсын башлап җибәрә.
Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә 350 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бирелде.
Җомга һәм якшәмбе көннәрендәге ике туры рейска 3 июльдә авиаташучы чәршәмбе көннәрендә өченче рейс ачып җибәрә.