«Содружество» пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында шәһәр яны поездларында йөрү өчен банк карталары белән түләү кертелә

2019 елның 21 июне, җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен «Содружество» компаниясе һәм «Саклык банкы» ГАҖ шәһәр яны поездларында йөрү өчен түләү системасын модернизацияли башлады. Хәзер яңа технологияләр ярдәмендә банк карталары белән түләргә мөмкин. Билет сатып алу өчен картаны терминалга куеп алу да җитә, аның ярдәмендә разъезд кассирлары поезд барган вакытта юл йөрү документларын сата.

Шәһәр яны поездларының хәрәкәт юлында тотрыклы мобиль элемтә булмау сәбәпле, банк картасы счетыннан йөрү өчен акча күчерү кичектерелгән режимда (сәгать узгач) узарга мөмкин. Шул ук вакытта пассажир шунда ук юл өчен түләү турында чек ала. Сәфәр тарихын пассажирның шәхси кабинетында күзәтеп була. Шәхси кабинетка керү өчен rrtp.ru сайтына керергә һәм гади теркәү узарга кирәк.

Хәзерге вакытта 25 берәмлек күчмә контроль-касса техникасы акчасыз түләү системасы белән җиһазландырылган. III квартал ахырына кадәр әлеге функционал «Содружество» АҖ шәһәр яны поездларында гамәлгә ашырылачак.

Акчасыз түләү системасы белән шулай ук «Содружество» АҖ шәһәр яны кассалары һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International