Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 91 объектта ремонт башланды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә тормышка ашырыла.

Милли проектны гамәлгә ашыру ел саен өстәмә рәвештә төбәк челтәренең 100 км дан артык юлында ремонт башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, 2024 нче ел азагына норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлеше 46,3% тан 50% ка кадәр артачак.

2019 елда проект кысаларында гомуми озынлыгы 205,8 км булган 173 юл челтәре объектын ремонтлау каралган. Шул исәптән 108,3 км озынлыктагы 82 объект төбәк әһәмиятендәге юлларда, 81 (47,3 км) – Казанда, 5 объект Чаллыда (40,9 км) һәм 5 объект Түбән Камада (9,3 км) урнашкан.

2019 елга проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан төбәк юллар челтәренә 1,194 млрд.сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 597 млн. сум, Казан агломерациясенә – 2,35 млрд. сум (1,35 млрд. сум – федераль бюджет), Яр Чаллы шәһәренә – 1,36 млрд. сум (680 млн. сум – федераль бюджет) һәм Түбән Кама 480 млн. сум (432 млн. сум - федераль бюджет).

Хәзерге вакытта 91 объектта ремонт эшләре бара: 53 - төбәк юлларында, 30 - Казан агломерациясендә, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә 4-әр объект буенча. Аерым алганда, Казанда Петр Витер, Юлиус Фучик, Комиссар Габишев, Академик Королев, Урицкий урамнары ремонтлана, Четаев, Чуйков һәм башка урамнар буенча тротуарлар яңартыла. Яр Чаллыда - Тынычлык һәм Яр Чаллы проспектлары, Әлмәт тракты, Алиш урамы, Түбән Камада – Химиклар проспекты, Чистай, Җиңүнең 30 еллыгы һәм Чабьинская урамнары.

Барлык объектларда да эшләрне тулысынча 2019 елның 1 ноябренә төгәлләү планлаштырыла.

 

Фото: Мөслим - Иске Сәет автомобиль юлында ремонт эшләре барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International