Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә балаларны мәктәп автобусларында һәм муниципальара пассажир автобусларында йөртүне оештыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков рәислегендә узды.
"Урал авиалинияләре" авиакомпаниясе Казаннан Сочи шәһәренә һәм Казан - Минераль Сулар яңа рейсына авиабилетлар сатуны башлады. Рейслар 2022 елның 23 апреленнән башлана.
Nordwind Airlines авиакомпаниясе "Казан" аэропортыннан яңа даими рейс ачты. Билгеләп үтик, Nordwind Airlines авиаташучы Россия авиакомпанияләренең беренче 7легенә керә. Яшь заманча Nordwind Airlines авиапаркында 33 һава судносы бар.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр Фәрит Хәнифов катнашында Казан һәм Чистай шәһәрләреннән 2022 елда пассажир навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.
Ключи - Каратун участогында ремонт эшләре булу сәбәпле 6372 нче номерлы Борындык - Албаба шәһәрара поезды маршруты 11, 15, 19, 21, 25, 27, 29 апрель һәм 3, 5, 6, 7, 11, 15, 17, 19, 23, 25, 27, 31 май, шулай ук 1 июньдә кыскартыла.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында республиканың Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында юл хуҗалыгын үстерү буенча баланс комиссия утырышлары узды. Чараларда “Главтатдортранс” ДКУ директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасына инфраструктура бюджет кредиты кысаларында юл эшләрен башкару өчен 10,4 млрд сум акча бүлеп бирелде.
Юбилей - 160 ел тулу уңаеннан Горький тимер юлының "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе ачылуга Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгына кадәр яңа туристик маршрут булдырды.
2022елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч - Камыллы» автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
4 апрельдән техник сәбәпләр аркасында 6474 нче номерлы Краснозаринск - Коркачык шәһәрара поездының йөрү тәртибенә үзгәрешләр керә.