«Казан - Ульяновск» - Татар Борнашы автомобиль юлында автотранспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2022 елның 7 июне, сишәмбе

2022 елның 8 июненнән 8 июленә кадәр «Казан - Ульяновск» Татар Борнашы автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Әлеге участокка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Машина йөртүчеләргә гомуми файдалануда булган федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» һәм Р-241 «Казан-Буа-Ульяновск» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләргә маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International