Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Зөя шәһәрчеге төбәкара мультимодаль логистика үзәген үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Үзәкнең гомуми мәйданы 244 га тәшкил итә, 110 га мәйданда индустриаль парк урнашкан. Логистика үзәге «Яшел Үзән» ТОСЭР территориясендә төзелгән, ул сәнәгать һәм үсеш алган транспорт инфраструктурасына, шул исәптән тимер юл, су һәм автомобиль юлларына ия.