Каенлык урманындагы Сабантуй мәйданына шәһәрара поездларда барырга мөмкин булачак

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

19 июнь Тынычлык (Мирный) бистәсенең Каенлык урманында Сабантуй узачак. Сабантуйга Казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары шәһәрара поездларда бара алачак.

Казан станциясеннән поездлар 7.35, 9.25, 12.25, 14.45, 18.10 һәм 19.46 сәг. кузгала.

Казанга поездлар 6.51, 8.40, 11.45, 14.02, 17.31 һәм 19.10 сәг. китәчәк.

Юл 13 минут дәвам итә. Бер юнәлешкә билет бәясе - 30 сум.

Шәһәрара поездларның хәрәкәт итү вакыты турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша яисә  https://sodruzhestvoppk.ru "Содружество" АҖ сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International