ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Иркутск шәһәренә яңа туры рейслар җибәрә.

 

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) түләүле автомагистрален төзү өчен инертлы материаллар җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

Азнакай-Ютазы-М-5 автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 34,8 чакрым - 39,7 чакрым участокта транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр 2022 елның 15 августыннан 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

2022 елның 8 августыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан - Мурманск - Төмән юнәлешен ача. Самолетлар атнага өч тапкыр - дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәренә билгеләнгән.

 


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы  - Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.  

 

Бүген Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский Казанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм киләчәккә корылган проектлар белән танышты.

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының 46,3 чакрымыннан 50,1 чакрымына кадәр юл өлеше ремонтлана.

 

2022 елның 1 августыннан «ИрАэро» авиакомпаниясе «Казан» халыкара аэропортыннан Бакуга рейслар җибәрә. Рейслар дүшәмбе көннәрендә "Суперджет-100" очкычларында башкарылачак


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 5 августыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 22 чакрымнан 24,4 чакрым юл арасында Иске Чүпрәле - Татар Шатрашаны автомобиль юлында зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге чикләү капиталь ремонт тәмамланганчы 2022 елның 20 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

2022 елның 4 августыннан Казан шәһәреннән Түбән Новгород шәһәренә электрпоездлары йөри башлаячак. Ике башкала арасында чәршәмбе көненнән кала поездлар атнага 6 көн хәрәкәт итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International