Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы - Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Ике як йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәттәшлек, республика территориясендә инфраструктура проектларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Хәзерге вакытта "Компрессор" транспорт-күчереп утырту ноктасын төзү һәм шәһәрара пассажирлар ташуны үстерү кебек стратегик мөһим проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын магистральгә нигез салуның 160 еллыгы белән котлады.