Бүген Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский Казанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм киләчәккә корылган проектлар белән танышты.
Сергей Дорофеевскийны Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев озата йөрде.
Алар бергәләп Казан тимер юлы станциясе - «Казан» халыкара аэропорты арасын «Вахитово», «Тихорецкая», «Южный парк» һәм «Дәүләт архивы» платформаларында тукталышлар ясап уздылар.