2022 елның 5 августыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 22 чакрымнан 24,4 чакрым юл арасында Иске Чүпрәле - Татар Шатрашаны автомобиль юлында зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге чикләү капиталь ремонт тәмамланганчы 2022 елның 20 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрәкәт итү өчен машина йөртүчеләргә Татарстан Республиксы территориясендә урнашкан Р-178 «Саранск-Ульяновск» һәм А-151 «Цивильск-Ульяновск» федераль автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Юл билгеләре ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килешеп урнаштырылды. Зур йөк машиналары йөртүчеләрен үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.