Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.
Утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Үз чыгышында министр 2025 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының нәтиҗәләре һәм 2026 елга республика юл-транспорт комплексына бурычлар кую турында сөйләде.
Илкүләм проект кысаларында 2025 елда гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында гомуми озынлыгы 210 км (210,2 км) артык булган эшләр башкарылган.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2026 елда юл эшләре планын гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар эшләү күздә тотыла. 11,576 км озынлыктагы 11 объектта тротуарлар төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, юл эшләре программасы кысаларында планнар формалаштырыла:
- торак пунктлар аша уза торган гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларында ясалма яктырту урнаштыру;
- барьер тибындагы металл киртәләр урнаштыру;
- икенчел юллар, торак пунктлар урамнары кушылган урыннарда, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм мәгариф оешмалары янында автомобиль юлларында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру.
Юл эшләре программасы шулай ук тукталыш павильоннарын (40 данә), юл билгеләрен урнаштыруны, юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләүне, горизонталь юл билгеләрен салуны (торгызуны) һәм светофор объектларын (10 данә) төзүне планлаштыра.