«Зөя утрау-шәһәрчеге» нә сәфәр 2025 елда Татарстанда иң популяр тимер юл туры булды

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Удмуртиядә һәм Татарстанда Горький тимер юлы буенча йөрүче «Содружество» АҖ шәһәр яны поездларыннан 2025 елда 30 меңгә якын кеше файдаланган.

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгына сәяхәт Татарстан Республикасында иң популяр шәһәр яны тимер юл туры булды. Узган ел бу юнәлештә составлар 160тан артык рейс башкарган һәм 5 меңгә якын кешене күчергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International