Бүгенге көннән очышлар атнага өч тапкыр 189 пассажир урыны булган Boeing 737-800 һава судноларында башкарыла.
Очышлар башкарылачак:
- Казаннан Истанбулга дүшәмбе көннәрендә – 10:40, чәршәмбе көннәрендә – 11:50, җомга көннәрендә - 07:50;
- Истанбулдан Казанга дүшәмбе көнне – 16:35, чәршәмбе көнне – 17:45, җомга көнне - 13:35.
"Агымдагы расписаниедә Истанбул Татарстан Республикасы башкаласыннан Nordwind Airlines ның 25 нче юнәлеше булып тора. Казан халыкара аэропорты белән бергә без тоташу рейслары моделен уңышлы үстерүне дәвам итәбез, аның ярдәмендә Барнаул, Бишкек, Дүшәнбе, Иркутск, Кемерово, Томск һәм Худжанд кебек шәһәрләрдән пассажирлар хәзер Төркиягә Казанга уңайлы күчеп утыру мөмкинлеге ала», - дип уртаклашты Nordwind генераль директоры урынбасары Антон Маттис.