2025 елда Татарстанда шәһәр яны поездлары белән якынча 6,5 млн пассажир ташылган

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елда якынча 6,5 млн кеше файдаланган. Бу алдагы елга туры килә.

Узган ел пассажирлар еш кына түбәндәге станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 1,1 млн кеше (2024 елга карата+0,7%);

- Компрессор - 370,9 мең кеше (+4%);

- Әмәт-2 – 363,6 мең кеше (+4,2%);

- Арча – 278,6 мең кеше (+6,4%);

- Вахитовода – 172,8 мең кеше (+6,4%);

- Шәмәрдән – 130,7 мең кеше (+5,1).

Өстәп әйтик, 2026 елның гыйнварыннан Горький тимер юлы пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм транспорт белән йөрү мөмкинлеген арттыру максатларында Казан – Аэропорт һәм Бөреле – Паратск маршрутларында өстәмә пар поезд, шулай ук Кукмара – Казан маршрутларында өстәмә электричка билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International