Пассажирларны Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән җибәрү 2025 елда Горький тимер юлында уңай динамиканы саклап калды.
Казаннан Мәскәүгә 752 мең кеше җибәрелгән (+4,3%). Татарстан башкаласын һәм Мәскәүне 17 состав бәйли.
Яңа ел бәйрәм көннәрендә Горький магистрале вокзалларыннан һәм станцияләреннән еракка йөрүче һәм шәһәр яны поездлары белән 1,7 млн пассажир ташылган. Ил башкаласына Казаннан – 31,1 мең кеше.